Көн темасы

  • БӘЙРӘМГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

    БӘЙРӘМГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

    1 майда 10.00 сәгатьтә “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексы мәйданында Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан азнакайлыларны бәйрәм программасы көтә. ПРОГРАММАДА: 1. 80 килограммга кадәрле һәм аннан югары авырлыктагы ир-атлар, 60 килограммга кадәрле…

Яңалыклар

 
Татарстанда
Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннар һәм инвалидларның өйләрендә концерт куйган
Югары Әлки Мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева сугыш ветераннары истәлекләрен видеога да яздырырга җыена.
07:00 01.05.2017
Кайбычта сиксән яшьлек Анастасия Журавлевага район башлыгы сыер бүләк иткән
"Район башлыгы өйне ремонтлаганда да төзелеш материаллары белән булышты", - ди, көтмәгәндә яшьлегендә кебек сыер асрый башлаган Анастасия Журавлева.
06:00 01.05.2017
Казан Елга портының яңа сезонда пассажир суднолары хәрәкәте расписаниесе билгеле
"Казан" Елга портында навигация сезоны ачылды. Суднолар Казан - Югары Ослан, Печищи, Садовая, Ташевка, Кызыл Байрак маршруты буенча көн саен йөри.
05:00 01.05.2017
Әгерҗедә җәй көне бал экофестивале узачак
Фестивальдә баллы чәкчәк пешерү осталыгы бәйгесе оештырылачак.
04:00 01.05.2017
Әтнә татар дәүләт театры Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына "Югалган көн" спектаклен уйнады
Әсәрне режиссер Рамил Фазлыев сәхнәләштерде, спектакльне карарга Әтнәгә Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе кайтты.
03:00 01.05.2017
Әлмәттә язгы өмәдә катнашкан әзербайҗаннар "Тает лед" җырына клип төшереп, хисап тоткан
Шәһәр хакимияте халыкны язгы өмәдә катнашырга чакырып, музыкаль видеоклип төшергән иде. Хәзер аңа хисапны да видеоклиплар белән кайтаралар.
02:00 01.05.2017
Апас районы питомнигы үстергән имән үсентеләрен Россия урманчылыклары чират торып ала
Апас районы Урта Балтай авылындагы питомник имәнлекләрне торгызу буенча дәүләт программасында катнаша.
01:00 01.05.2017
Актанышлылар Казан тамашачысына чәкчәк һәм еллык иҗади хисап концерты алып килде
Актанышлылар ел саен Казанга зур концерт программасы белән килә. Быел ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концертлар залында үтте.
00:00 01.05.2017
Әлки районы эшмәкәре Алла Петрова бакча тоткан Салман мәктәбенә теплица бүләк иткән
Әлки районы Салман урта мәктәбе озак еллар бакчачылык белән шөгыльләнә. Ашханәдә ел әйләнәсендә үзләре үстергән яшелчәне ашыйлар, халыкка да саталар.
23:00 30.04.2017
Тарихчы Дамир Исхаков: Татар халкы кирәгеннән артык революционер булган
Без, сан ягыннан әзрәк булгач, күп процессларның уртасында кайнагач, арттырыбрак җибәргәнбездер, дип саный профессор.
22:27 30.04.2017
Арча районында Тукай музей-комплексын оештырган Ринат Фазлыйәхмәтов белән хушлаштылар
Районда җаваплы вазифалар башкарып, мәдәният, мәгариф, социаль өлкәләрдә көнүзәк мәсьәләләрне чишкән Ринат Фазлыйәхмәтовны соңгы юлга озаттылар.
22:00 30.04.2017
30 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнехановның 2016 елдагы кереме билгеле, Татарстан Президенты статусын саклап калып булырмы? Кыргызстанда кайгы.
21:00 30.04.2017
Спас районы укучылары 9 Май парадына У-2 очкычы макетын ясаган
Планерның конструкциясе агач һәм фанерадан ясалган, финанс ярдәмен җирле эшмәкәр Владимир Монахов күрсәткән.
20:00 30.04.2017
Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле райондашларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды
"Язгы изгелек атнасы" кысаларында, күргәзмәдә мәктәп укучылары, урта яшьтәге хатын-кызлар, лаеклы ялда булган апаларның кул эшләре тәкъдим ителде.
19:00 30.04.2017
Түбән Камада юл ремонтлауның беренче этабына керештеләр
Хәзерге вакытта җирле бюджеттан һәм Түбән Кама юл фондыннан 43 млн сум акча бүленгән.
18:07 30.04.2017
Нурлат районында янгында 65 яшьлек ир-ат зыян күргән
Әлеге хәл Елаур авылында кичә көндез булган.
17:14 30.04.2017
Түбән Камада парк сезоны ачыла
Булачак вакыйганың афишасында - флешмоблар, квестлар, уен программалары һәм кино күрсәтүләр.
16:53 30.04.2017
Рашат Якупов: Татарстан Президенты каршында телләр мәсьәләсе буенча омбудсмен булырга тиеш
Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары фикеренчә, Татарстанда дәүләт телләре мәсьәләләре белән шөгыльләнүче дәүләт органы булырга тиеш.
16:31 30.04.2017
“Ак Барс” Билалетдинов белән яңа контракт төзелүне раслады
Баш тренерның клуб белән яңа килешүе ике елга исәпләнгән.
16:12 30.04.2017
Путин Киркоровны Почет билгесе Ордены белән бүләкләү турында указ имзалады
Бүген иртән Путин җырчыны 50 яшьлек юбилее белән котлады.
15:18 30.04.2017
Ютазы районы хакимияте Урыссу гидростанциясе хезмәткәрләренә эш эзли
Бу атнада, гидростанция ябылу сәбәпле, ГРЭС штаты хезмәткәрләре эшсез калды.
14:59 30.04.2017
Бүген Идел һәм Чулман буйлап җәйге навигация ачылды
Пассажирлар Казан һәм Чаллы елга портларыннан китә.
14:37 30.04.2017
Казанда янәдән “Җиңү музыкасы” яңгыраячак
6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә ― биредә бөтен республика буйлап тынлы оркестр җыелачак.
13:31 30.04.2017
Бүген Ютазы районында Урыссу гидростанциясе эше туктатыла
Җылылык челтәре сүтеләчәк, җиһазлар сатуга куела. Җылысыз һәм кайнар сусыз калмас өчен, җирле халык ике контурлы газ колонкаларына күчәргә тиеш.
13:01 30.04.2017
Татарстанда республика Президенты статусын саклауны сорыйлар
Бу хакта Татарстан халыкларының III съезды резолюциясендә әйтелә.
12:44 30.04.2017
Яшел Үзән районында шәхси йортта чыккан янгында 47 яшьлек хатын-кыз һәлак булган
Янгынның беренчел сәбәпләре – тәмәке тартканда саклану чаралары күрмәү.
12:20 30.04.2017
Чечня мөфтие терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә бүләк алды
Чечня эчке эшләр министры Руслан Алханов Чечня мөфтие Сәлах Мәҗиевкә “Терроризмга каршы көрәштәге тырышлыгы өчен” ведомство күкрәк билгесен тапшырды.
11:37 30.04.2017
#ЭКОяз2017 бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
Бу - өмәләр һәм табигатьне саклау акцияләренең иң актив катнашучылары.
11:21 30.04.2017
Кыргызстанда бүген матәм көне
11 йорт өстенә җир ишелеп төшкән. 24 кеше, шул исәптән тугыз бала үлүчеләр рәтендә санала.
10:58 30.04.2017